Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2019-2024 елларга «Агростартап» проекты буенча «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында хуҗалык итүнең кече рәвешләрендә авыл хуҗалыгы эшчәнлеген үстерү, авыл хуҗалыгы өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына җәлеп итү, авылда эш белән тәэмин итүне арттыру буенча грант бирүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алу башлануы турында игълан итә.
Гаризалар һәм документлар 2019 елның 6 августыннан 4 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская ур., 36 йорт, 3 кат каб. 307. Кабул итү эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр үткәрелә.
Грант бирү тәртибе һәм документлар рәвешләре турында мәгълүмат Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган