Айрат Хәйруллин: «Россия авылларын бетүдән саклап калырбыз дигән өмет бар»

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Парламентарий билгеләп үткәнчә, язгы сессия бик актив узды, комитет тарафыннан 9 масштаблы чара: түгәрәк өстәлләр, күчмә утырышлар һәм парламент тыңлаулары оештырылды.

“Дәүләт Думасы тарафыннан законнарга бүгенге заман таләпләрен исәпкә алып, илнең авыл хуҗалыгы үсешенә ярдәм итәчәк шактый үзгәрешләр кабул ителде", - дип ассызыклады Айрат Хәйруллин.

Мәсәлән, 25 июльдә Түбән палата тарафыннан өченче укылышта бертавыштан "Нәсел терлекчелеге турында” Федераль законга нәселле терлекчелек өлкәсендә идарәне камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты кабул ителде.

"Законнарны камилләштергәндә бюрократик һәм административ киртәләрне киметү һәм гадиләштерү бик мөһим. Кабул ителгән закон проекты ярдәмендә бүген нәселле терлекчелек өлкәсендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән Россия Федерациясе субъектлары арасында вәкаләтләрне бүлештеләр. Шулай итеп, нәселле продукциягә экспертиза тулысынча төбәкләр компетенциясендә булачак, бу нәселле таныклыклар бирү процедурасын шактый җиңеләйтәчәк. Нәтиҗәдә, без илдә нәселле терлекләр базасы тизләтелгән рәвештә үсәчәк һәм тизрәк формалашыр дип көтәбез», - дип хәбәр итте аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары.

Язгы сессия барышында Комитет тарафыннан 14 профильле закон проекты каралды, аларның 4се Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта кабул ителде инде. Татарстан депутаты катнашында ике закон проекты эшләнде: «Җирләрне мелиорацияләү турында» (шул исәптән агролесомелиорация үткәрүне хокукый җайга салуны камилләштерү өлешендә аерым закон актлары) һәм кооперация әгъзаларының гомуми җыелышын уздыру процедурасы өлешендә «Авыл хуҗалыгы кооперациясе турында».

«Авыл хуҗалыгы кооперациясе турында» Федераль законга кертелгән үзгәрешләр белән, авыл хуҗалыгы кооперативлары мәнфәгатьләрен яклау максатларында, вак авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен аеруча актуальбулган гомуми җыелыш уздыру процедурасы шактый гадиләштереләчәк һәм финанс йөкләнеше киметеләчәк. "Җирләрне мелиорацияләү турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” агролесомелиорация үткәрүне хокукый җайга салуны камилләштерүче закон проекты шулай ук беренче укылышта кабул ителде.

Исегезгә төшерәбез, депутатлыкка сайланганнан бирле Айрат Хәйруллин 265 закон чыгару инициативасы кертте, аларның 113е кабул ителде һәм басылып чыкты һәм РФ Президенты тарафыннан имзаланган закон проектлары саны буенча Дәүләт Думасы депутатлары арасында 11 урынны били. Татарстан спикеры «Россия авылы»федераль проектының координаторы булып тора.

Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары көзге сессиядә дәүләт ветеринар күзәтчелеге системасын камилләштерү, агролесомелиорация үткәрүне хокукый җайга салу, авыл хуҗалыгы җирләрен, аквакультура (балыкчылык) өлкәсендәге Җир һәм башка мөнәсәбәтләрне саклау, шулай ук башкалар буенча закон инициативаларын ахыргы кабул итү планлаштырылуын сөйләде. Аерым әһәмияткә ия мәсьәлә - авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең әйләнеше, рациональ файдалану һәм аларны саклау - Дәүләт Думасында ноябрь аенда узачак киң колачлы парламент тыңлауларында каралачак, дип билгеләп үтте ул.

Айрат Хәйруллин, комитет өчен 2019 елгы көзге сессиянең традицион бурычларының берсе булып, элеккечә үк, 2020-2022 елларга федераль бюджет проектын карауда актив катнашу кала, дип ассызыклады.

«Быел «Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» ярдәмче программасы тәмамланып килә һәм безнең бурыч – аның нәтиҗәлелеген тулы күләмдә тәэмин итү. 2020 елдан авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча яңа дәүләт программасы әзерләнә. Әлеге программа кысаларында авыл җирлегендә  сәламәтлек саклау, мәгариф системаларын ныгытуга, физкультура һәм спортны үстерүгә аерым игътибар биреләчәк. Мин, ул 13 нче илкүләм проект булып үсеп, дәүләт программасы 2025 елга кадәр гамәлгә ашырылыр дип ышанам. Аның миссиясе-Россиядә авыл халкының санын кимендә 25,3% ка саклап калу, 80% ка кадәр йорт хуҗалыклары дәрәҗәсенә ирешү (бүген бу күрсәткеч 67% ка җитә) һәм авыл торак пунктларында төзекләндерелгән торакның гомуми мәйданын 50% ка кадәр арттыру. Бүген коммуналь хезмәтләр тулы комплексы булган торак өчен бу күрсәткеч 32,6% тәшкил итә.

Программа авыл җирендә яшәүче 37 миллионнан артык кешенең тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән. Чара кысаларында яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзү каралган. Шулай ук цифрлы технологияләргә һәм авыл хуҗалыгында эшләүче кадрлар әзерләүгә ихтыяҗ бар. Димәк, мәктәпләрдә, фельдшер пунктларында һәм башка социаль объектларда цифрлы технологияләр һәм Интернет кертеләчәк. Барлык чараларга да федераль бюджеттан 1 триллион 61 миллиард сум акча юнәлдереләчәк. Россия авылларын үлемнән саклап калырбыз дигән өмет бар», - дип йомгак ясады Айрат Хәйруллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International