Әлки районына 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә хезмәт күрсәтү өчен махсус машина кайтачак

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Сүз дә юк, 70-80 яшьлек әби-бабайларга, бигрәк тә медицина учреждениеләреннән ерак урнашкан торак пунктларда яшәүчеләргә, хастаханәләргә һәм поликлиникаларга барып җитү җиңел түгел. Алар янында улы яки кызы яшәсә, ярый әле. Ә ялгыз яшәүчеләргә нишләргә?

Бу катлаулы хәлне хәл итү өчен август аенда Татарстанның 43 районындагы авыл торак пунктларына  махсус автомобиль биреләчәк. Тиешенчә җиһазландырылган " Лада-Ларгус» район социаль яклау бүлегенә тапшырыла. Ул көн саен дүрт рейс башкарыр һәм 16 кешене диспансеризация узу өчен медицина учреждениесенә алып килер, ә аннары өенә илтеп куяр дип планлаштырыла. Сентябрьдән декабрьгә кадәр автомобиль 1300дән артык кешегә хезмәт күрсәтер дип көтелә.

Район авылларында 65 яшьтән өлкәнрәк 3111 кеше яши. Аларның 1047 се ялгыз яши. Өстәвенә, алар арасында 987 инвалид бар (шуларның 17се коляскалы). Әлбәттә, махсус машина куллану медицина хезмәтләрен ялгыз яшәүче өлкәннәр өчен үтемлерәк итәчәк.

Машиналар районнарга 9 августта килә башлаячак. Ә сентябрьдән әби - бабайларга хезмәт күрсәтәчәкләр. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: өлкәннәр диспансерлаштыру узачак медицина оешмаларына  өстәмә киңәшләр бирелде. Мәсәлән, хастаханә алдында халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге автомобиле өчен махсус урын булдыру зарур. Өлкән яшьтәге пациентларны каршы алырга, нинди кабинетка керергә кирәклеген туган телләрендә аңлатырга кирәк булачак. Медикларга кабул итү урынын эскәмияләр белән тәэмин итү, су багы кую да йөкләнә. Ә инде пациентка өстәмә тикшерү кирәк булса, әби - бабайны шунда ук электрон чиратка яздырырга тиешләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International