Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2019 елның 6 августыннан 4 сентябренә кадәр «2019-2024 елларга «Агростартап» проекты буенча крестьян – фермер хуҗалыкларын төзү һәм үстерү" ведомство программасында катнашу өчен конкурска сайлап алуны үткәрү турында игълан итә.
Документлар һәм гаризалар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында (Казан ш., Федосеевская ур., 36 йорт, 307 нче кабинет) эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.