Әлки муниципаль районы " С. М. Лисенков исемендәге туган як тарихын өйрәнү музее" МБМУдә “Имәнлек”сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар катнашында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган "Татарстан-безнең уртак йортыбыз!” дип исемләнгән чара узды. Балалар өчен музейның барлык заллары буйлап күзәтү экскурсиясе үткәрелде. Шулай ук алар «Безнең Республика: без булдырабыз, без бергә!» күргәзмзсе белән таныштылар.