Татарстанның КФҮдә яңа туган балалар өчен документлар алырга мөмкин

2019 елның 11 августы, якшәмбе

Бала дөньяга килгәч, бу вакыйга ата-аналарда гына түгел, тирә-юньдәгеләрне дә уңай эмоцияләр чолгап ала. Ә  Дәүләт үз иленең тулы хокуклы гражданины киләчәктә аны  якларга тиеш. Бу эштә аңа КФҮ ярдәм итәчәк.

Татарстанның күп функцияле үзәге аша яңа туган балаларны яшәү урыны буенча теркәргә, алар өчен ИНН, СНИЛС рәсмиләштерергә, балалар бакчасына чиратка яздырырга, ә ата-аналарга балалар пособиеләре алырга мөмкин.

Яшәү урыны буенча теркәлгәндә яңа туган бала законлы бер вәкилгә (мәсәлән, ата-ана) торак урыны милекчеләренең ризалыгыннан башка теркәлә. Мөрәҗәгать итүче бала теркәлгән урынның законлы вәкиле булырга тиеш. 7 эш көненнән соң яшәү урыны буенча теркәлү турында таныклык алырга мөмкин (8 нче Форма).

СНИЛС рәсмиләштерү өчен ата – анасының паспорты, баланың туу турында таныклыгы һәм гариза кирәк булачак. 5 эш көненнән соң гариза бирүче КФҮтә әзер документны алырга мөмкин.

Салым түләүченең шәхси номеры финанс операцияләре кылу өчен кирәк. Әгәр дә ата-аналар сабыйны санатор-курорт дәвалавы өчен салым тотып калынган очракта, балага салым салына торган нинди дә булса милек язарга ниятләсә, ИННны яңа туган балага рәсмиләштерергә кирәк. ИНН алу өчен паспорт, туу турында таныклык һәм яшәү һәм яшәү урыны буенча теркәлүне раслаучы документ белән мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

Мондый документлар рәсмиләштерүдән тыш, бала тапканнан соң  соң бирелә торган  барлык тиешле түләүләр һәм пособиеләрне дә кайгыртырга мөмкин монда. «Минем документлар» офисларында бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие, бала карау буенча айлык пособие һәм беренче балага айлык түләү («Путинныкы " дип атала) алу өчен гариза бирергә мөмкин. Мондый хезмәт өчен 2019 елның беренче яртыеллыгында 500 дән артык мөрәҗәгать керде.

Барлык документлар да рәсмиләштерелгәч, сабыйны мәктәпкәчә учреждениегә чиратка кую турында да кайгыртырга була. Татарстан Республикасында КФҮ ата-аналардан балалар бакчаларына беренчел чиратка кую өчен гариза кабул итә (бу елның 6 аенда 1400 дән артык кеше мөрәҗәгать иткән). Гаризада теләгән бер балалар бакчасы, төркемдә тәрбия һәм укыту теләге булган тел, баланы балалар бакчасына кабул итү датасы күрсәтелә. Әти-әнигә паспорт, туу турында таныклык, баланы балалар бакчасына кабул итү буенча ташламалар булу турында документ тапшырырга кирәк.

Әлеге хезмәтләрнең зур өлешен КФҮтә комплекслы соратып алу рәвешендә алырга мөмкин. Димәк, гариза бирүчегә һәр хезмәткә аерым-аерым гариза тутырырга кирәкми. Бер гариза бирелә, ә бу хезмәтләр буенча сорауларны тиешле хакимият органнарына КФҮ хезмәткәре җибәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International