Уңай һава шартлары башлану белән урып-җыю кампаниясе дә тулы көченә башланды. "Комбайн-2019» профилактик операциясен уздыру кысаларында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлеге тарафыннан кырларда урып-җыю эшләрен оештыруны тикшерү буенча рейд оештырылды. «Хузангай» ҖЧҖ хуҗалыгында янгын куркынычсызлыгы чараларын тәэмин итү буенча тикшерү нәтиҗәләре буенча эш уңай дип табылды. Барлык урып-җыю комбайннары өч төзек ут сүндергеч белән тәэмин ителгән. Барлык хуҗалык басуларда да янгын сүндерү буенча күчмә техника бар. Шулай ук механизаторлар белән ашлык җыю комбайннарын куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре турында да фикер алыштылар.
Үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләүне бозган өчен рейд барышында административ материаллар төзелде, җитәкчеләргә күрсәтмәләр бирелде.