14 нче август көнне Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыю эшләренең барышы белән танышу максатында Татарстанның Чүпрәле, Апас һәм Кайбыч районнарында булды.
Кырларны карап чыкканнан соң, Марат Әхмәтов һәр районның башлыгы, хуҗалыклар җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Очрашуда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде һәм сорауларга җаваплар бирде.
Районнар башлыклары үзләрендәге урып-җыюның барышы белән кыскача таныштырдылар. Чүпрәле районында урып-җыю мәйданы 34,2 мең га тәшкил итә. Бүгенгә 4,16 мең га суктырылган, бу - 12,2%. 11,2 мең тонн ашлык җыелган, уртача уңыш - 26,9 ц/га.
Апас районында уртача уңыш беркадәр югарырак – 34,6 ц/га. Биредә урып-җыю мәйданы 27,3 мең га тәшкил итә. бүгенгә 5,99 мең га суктырылган, бу - 21,9 %. 11,2 мең тонна ашлык җыелган.
Иң күп җыелган мәйдан - Кайбыч районында булып чыкты – 26 %. Барлык урып-җыю мәйданы - 20 мең га. Бүгенгә 5,20 мең га суктырылган, 15 мең тонн ашлык җыелган, уртача уңыш - 28,8 ц/га.
Марат Әхмәтов фикеренчә, бүген районнарда урып-җыю кампаниясенә аеруча зур игътибар таләп ителә. «Бүген игенчеләр алдына куелган төп бурыч - мөмкин кадәр тизрәк һәм югалтуларсыз игеннәрне җыеп алу, – диде Марат Әхмәтов. – Һава торышы безне бик иркәләми. Беренче мөмкинлек булу белән кырга чыгарга кирәк. Моның өчен бөтен мөмкинлекләрдән файдаланыгыз».