Югары Әлки авыл клубында авыл яшьләре арасында шахмат-шашка турниры оештырылды. Ярыш әйләнмә системасы буенча үткәрелде, анда һәр катнашучы чиратлап һәрберсе белән уйнады. Турнирның төп максаты-фикерләү эшчәнлеген активлаштыру иде. Балалар бу мавыктыргыч уеннарны зур кызыксыну белән уйнадылар