“Комбайн-2019" операциясе

2019 елның 16 августы, җомга

Әлки муниципаль районында "Комбайн-2019" операциясе кысаларында Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең инженерлык хезмәте белән берлектә район кырларында эксплуатацияләгәндә ашлык җыю комбайннарын тикшерү буенча чираттагы рейдлар уза. Теркәү документлары, тиешле категория рөхсәт таныклыгы, техник карап чыгу узу турында таныклыкларга, аптечкалар, янгын сүндерү чаралары булуга, яктырту приборларының төзеклегенә, тавыш сигналының төзеклегенә аерым игътибар бирелә. Шулай ук комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләре белән әңгәмәләр үткәрелә, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре өстәмә рәвештә аңлатыла. Рейд барышында 64 комбайн тикшерелде, тракторчы машинистларга һәм бер вазифалы затка КоАП 9.3 с. буенча административ хокук бозулар турында  ике беркетмә төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International