Бу чараның максаты-янгынга каршы саклану дәрәҗәсен арттыру һәм урып-җыю эшләре барган урыннарда, яңа уңышны саклау һәм эшкәртү объектларында, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә янгыннарны булдырмау. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре басуларны сөрү эшләрен оештыруга, аларны участокларга бүлүгә, авыл хуҗалыгы техникасының торышын, янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларын һәм аларга керү юлларын тикшерүгә аерым игътибар бирәләр