Әлкилеләр игътибарына: Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сәламәтлек саклау министры белән берлектә гражданнарны кабул итә

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

2019 елның 20 августында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры тарафыннан гражданнарны медицина сораулары буенча кабул итү булачак.

Кабул  итү Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһ., Карл Маркс ур., 61 йорт)  сәгать 10да башлана.

Кабул итүгә язылу өчен Телефон: (843) 236-41-80 (Кеше хокуклары буенча вәкилнең кабул итү бүлмәсе).

Безнең район халкы «Скайп» программасы буенча Сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы сорауларын турыдан-туры элемтә юлы белән бирә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International