20 нче августта 7.20 сәгатьтә Татарстан радиосында күчемсез милек өлкәсендә агымдагы елның август аенда булган законнардагы мөһим үзгәрешләргә багышланган «Яңа көн» программасы чыгачак.
Программа кысаларында Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларны дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Галина Гончарова һәм Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина радиотыңлаучыларга кайсы объектлар өчен «дача амнистиясе» озайтылды һәм ничек күчемсез милекне электрон мошенниклардан саклау турында аңлатачаклар.
Казанда «Татарстан радиосы» 99.2 FM дулкынында хәбәр итә.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, узган радиоэфирларның язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтының rosreestr.tatarstan.ru «Матбугат хезмәте-радиоэфирлар» бүлегендә, шулай ук «ВК» социаль төркемендә (vk.com/rosreestr16) танышырга мөмкин.