2019 нчы елның 24 нче августында Үргәагар авылы мәдәният йорты директоры бенефисы булды, анда 44 ел мәдәният өлкәсендә эшләгән Фәритова Гөлсинә Габделәхәт кызын бик җылы һәм чын йөрәктән лаеклы ялга озаттылар. Бу истәлекле көнне аны котларга авылдашлары, туганнары, хезмәттәшләре һәм, әлбәттә, балалары килгән иде Әлки район мәдәният йорты артистлары әзерләгән музыкаль номерлар белән үрелеп барган кичәдә әлеге искиткеч кеше адресына бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр әйтелде.