Даими рәвештә язабыз һәм исегезгә төшерәбез: административ штраф законлы көченә кергән көннән соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Шуңа да карамастан, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафны түләргә ашыкмаган кешеләр даими рәвештә тулылана. Мондый хокук бозучыларга карата җәза чаралары каралган. Административ штрафны 2 ай эчендә түләмәгән очракта түләнмәгән административ штраф суммасын ике тапкыр, ләкин бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә, яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алыну, яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр башкару мөмкин. Ел башыннан ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 44 кешегә карата материаллар судка җибәрелде. Аларның 15 кешегә административ арест салынган, 19ы штрафларны икеләтә түләргә тиеш, калганнары мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән. Әлбәттә, иң яхшысы-хәрәкәт вакытында кагыйдәләрне бозмау. Әмма юл кагыйдәләрен бозган өчен штраф алынса, аны вакытында түләсәң яхшырак. Югыйсә, нәтиҗәләр күңелсез булачак.