Рөстәм Миңнеханов яңа автомобиль ачкычларын тапшырды.

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Казан шәһәренең «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында смотр-конкурста җиңүчеләргә яңа эш автомобильләре ачкычларын тапшырды. Тантаналы чарада Әлки районы башлыгы Александр Никошин катнашты. Яңа машиналардан ачкычларны Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Ирина Мамбетова һәм Юхмачы авыл җирлеге башлыгы Рәмис Сәлахов алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International