Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин Республика көне белән котлый!

2019 елның 30 августы, җомга

Бүген Татарстан, заманча Россия формалаштыруга лаеклы өлеш кертеп, социаль-икътисадый үсеш һәм мәдәниятнең катлаулы бурычларын уңышлы хәл итә. Республика Хөкүмәте тарафыннан үткәрелә торган сәясәт дуслыкны, тынычлыкны һәм бердәмлекне ныгытуга, икътисадны яхшыртуга, халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән. Моңа сәяси тотрыклылык, гражданлык һәм милләтара татулык шартлары да ярдәм итә. Безнең республика үз тарихы, табигать ресурслары белән бай, әмма, әлбәттә, безнең якның төп байлыгы – үз җирен яратучы талантлы, хезмәт сөючән кешеләр. Әлки районы тарихы-талантлы һәм данлыклы кешеләрнең: сәүдәгәрләрнең, язучыларның, кыр һәм ферма хезмәтчәннәренең, педагогларның, табибларның, спортчыларның биографияләре яктыртылган күпкырлы һәм катлаулы елъязма. Бу-Татарстанның үзенчәлекле мәдәнияте һәм традицияләре булган кечкенә почмагының туу һәм торгызылу тарихы. Әлкилеләрне районыбыз һәм Татарстан Республикасы иминлеге өчен намуслы хезмәтләре өчен чын күңелдән котлыйм һәм рәхмәт белдерәм. Үз халкы ярдәме белән Татарстан Республикасы бик тиз үсә һәм яңа үрләргә ирешә. Хөрмәтле якташлар, сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, иминлек, туган республикабыз өчен игелекле эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар телим.

Бәйрэм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International