2019 елның 16 августыннан башлап республикада яшәүчеләр 2018 ел өчен транспорт, җир һәм милек салымын түләүгә салым белдерүләре белән почта аша җибәрүләр ала башладылар.Быел налоглар 2019 елның 2 декабреннән дә соңга калмыйча үтәлергә тиеш (анда күрсәтелгән салымнарны бюджет системасына түләгәндә).
Гражданнар алган конвертларның эчтәлеге үзгәрде – быел аерым түләү документлары (квитанцияләре) конвертка кертелмәде. Шуның белән бергә, салым түләүчеләргә уңайлы булсын өчен, бюджет системасына салымнар күчерү өчен, УИН (исәпләүләрнең уникаль идентификаторы) реквизитлары салым уведомлениесендә күрсәтелгән, шулай ук салымнарның һәр исәпләвеннән соң урнаштырылган Qr-кодка һәм штрих-кодка кертелгән.
Кәгазь салым хәбәрнамәсен алганда исәпләнгән салымнарны теләсә нинди уңайлы ысул белән түләргә мөмкин:
- Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Салымнар, физик затларның иминият кертемнәре түләү» сервисы ярдәмендә, УИН номерын кертеп;
- банк бүлекләрендә һәм почта бүлекчәләрендә;
-банк түләү терминаллары яки банкларның мобиль кушымталары аша, Qr-кодны яки салым хәбәрнамәсендә күрсәтелгән штрих-кодны сканерлап яки УИН кертеп, банк түләү терминаллары аша;
- федераль һәм региональ дәүләт хезмәтләре Порталы һәм «Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте» терминаллары ярдәмендә, УИН номерын кертеп.
Салым түләүченең шәхси кабинеты кулланучылары, “Түләргә" төймәсеннән файдаланып, салымнарны онлайн режимында түли ала.