30 август көнне Чуаш Борнае авылында яңа мәдәният йорты ачылды. Авыл халкына сәламләү сүзе белән Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин мөрәҗәгать итте. Шулай ук авыл халкын хөрмәтле кунаклар: Татарстан мәдәният министры урынбасары Хәкимҗанов Ленар Сабирҗан улы һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Гайнетдинова Лилия Әхәт кызы котлады.
Яңа мәдәният объекты республика программасы буенча төзелгән. Мәдәният йорты 50 урынга исәпләнгән. Биредә авыл халкы өчен кызыклы һәм эчтәлекле ял итү өчен барлык шартлар да тудырылган.Яңа мәдәният йортын ачу тантанасына бөтен авыл халкы җыелган иде. Алар яңа мәдәният учагында беренче концертны бик теләп карадылар.