Бүген, 2 нче сентябрьдә, Әлки районында Нәби Дәүли исемендәге гимназия ачылды. Мәгариф учреждениесенең ачылышы район башлыгы Александр Никошин, табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, Әлки районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов, подрядчы оешма җитәкчесе Давид Кирокосян катнашында узды.
«Капиталь ремонттан соң гимназия уку елы башына әзер. Ул укучыларны укудагы яңа җиңүләргә рухландырыр дип ышанам!"- дип теләде Александр Никошин.