Гражданлык позициясен формалаштыру, җәмгыятьтә мәрхәмәтлелек, социаль проблемаларны чишүнең мөһим ресурсы буларак ирекле ярдәмчеллекнең яңа идеяләрен алга этәрү, халыкның гражданлык активлыгын арттыру максатларында агымдагы елның 5-12 сентябрендә Татарстан Республикасында " Көзге игелек атнасы-игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН #ДОБРЫЙТАТАРСТАН” иреклеләр акциясе үткәрелә.
"Көзге игелек атнасы-игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН #ДОБРЫЙТАТАРСТАН” ирекле акциясенең максаты - Татарстан Республикасында яшәүчеләрне, беренче чиратта яшьләрне, ирекле эшчәнлеккә җәлеп итү, социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән уңай чараларны тормышка ашыру.
Акциядә катнашу өчен Әлки муниципаль районының предприятие һәм оешма, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, иреклеләр, иҗтимагый оешмалар, учреждениеләр, коммерция һәм коммерция булмаган оешмалар, социаль-актив яшәүчеләр чакырыла