1 сентябрьдән куркыныч грипп авыруына каршы вакцинация башланды. Район үзәк хастаханәсе сырхауханәсенә 6 айдан 6 яшькә кадәрге балаларга һәм йөкле хатын-кызларга прививка ясау өчен 915 доза вакцина кайтарылды. Табиблар эшкә кереште инде. Бу атнада барлык район халкы өчен вакцина кайтарылыр дип көтелә. Табиблар, беренче чиратта, үз хезмәтләре буенча күп кеше белән аралашучыларга – табибларга, укытучыларга, балалар бакчалары, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләренә прививка ясатырга киңәш итә. Табиблар барлык әлкилеләр өчен дозалар җитәрлек, дип ышандыра. Прививка бушлай булачак. Моның өчен район сырхауханәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк