Район ЗАГС бүлегендә август аенда 10 яңа туган сабый теркәлде. Ә ел башыннан 70 туу турында таныклык тапшырылды. Август-туйлар ае, 13 пар гаилә төзеде. Елның сигез аенда 62 законлы никахлашу теркәлгән. Кызганычка каршы, узган айда ике гаилә таркалган, ә ел башыннан 26 пар аерылышкан. Август аенда 22 райондашыбызның (ел башыннан 175 кеше) үлүе аеруча аяныч.
Чагыштыру өчен: 2018 елның августында 12 сабый теркәлгән (ел башыннан 101), 18 пар законлы никахка кергән (ел башыннан 52 пар), 4 гаилә таркалган (35), 17 кеше үлгән (198).