Куркынычсызлык каешын эләктергән кешенең һәлакәттә исән калу мөмкинлеге биш тапкыр югарырак

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Республикада 2019 нчы елның 1 нче сентябреннән алып 30 нчы сентябренә кадәрге чорда «Куркынычсызлык каешы» оператив-профилактик чарасы үткәрелә. Әлеге чараның төп бурычы - юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан куркынычсызлык каешларын куллану өлешендә административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау. Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләре тикшеренүләре буенча, куркынычсызлык каешларын куллану юл-транспорт һәлакәтләрендә машина йөртүче һәм алгы утыргыч пассажирлары өчен – 50%, арткы утыргыч пассажирлары өчен – 25% ка үлү яки имгәнү ихтималын киметә. Куркынычсызлык каешын эләктергән очракта, исән калу мөмкинлеген биш тапкыр арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International