Татарстанда җәмәгать транспортында һәм шәһәр яны автомобиль транспортында йөрү өчен автоматлаштырылган түләү системасы кертелә.
Халыкка пассажир хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, транспорт предприятиеләре эшенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, Татарстан Хөкүмәте шундый карар кабул итте. Әгәр дә сез «социаль юл йөрү билетыннан» файдаланасыз яки аннан файдаланырга җыенасыз икән, " электрон бердәм исемле социаль юл йөрү билетын» алу өчен (транспорт картасы) 1 ноябрьдән соң республика матди ярдәм үзәгенең район бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән паспортың булырга тиеш. Бүлек дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр, чәршәмбе көнне 8.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр эшли. Төшке аш 12.00-13.00 сәгатьтә.