Әлки җирле бүлекчәсендә "Минем ишегалдым” проекты кысаларында депутатлыкка кандидатлар белән очрашу узды.
Очрашулар Базарлы Матак авылы ишегалдында узды: Залакова урамы, 1 нче йорт, анда фракция җитәкчесе Билалов Рәшит Әбрар улы, депутатлыкка кандидат Чубаров Александр Анатольевич һәм кандидат Вәлиев Фоат Вәли улының ышанычлы заты Хәлиуллин Ришат Әсәт улы катнашты. Әйтергә кирәк, ике ишегалдында да очрашу дустанә шартларда узды. Очрашу вакытында кандидатлар халык белән фикер алыштылар һәм ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча аларның фикерләрен һәм өстенлекләрен белделәр.