Югары Матак авыл клубы мөдире тарафыннан авыл балалары өчен табигатькә “Сихерле дөнья" экскурсиясе оештырылды. Балаларга эстетик тәрбия бирүдә экскурсияләрнең роле зур. Табигатьнең матурлыгы, әйләнә-тирәнең нәфислеге, эстетик хисләр үсешенә ярдәм итә. Табигатькә экскурсия балаларның һавада булуы, хәрәкәте белән дә бәйле, бу исә сәламәтлекне ныгытуга ярдәм итә.