11 нче сентябрь көнне Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә “Балалар терроризмга каршы" дигән темага сыйныф сәгатьләре үтте. 4б,6б һәм 8а сыйныф сәгатьләрендә район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, Әлки муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе секретаре Шакирова Л. Х. һәм "ТР Әлки муниципаль районының мәгариф идарәсе" МБУнең хезмәтне саклау буенча баш белгече Сорина А. П. катнаштылар.