Базарлы Матак урта мәктәбенең Яшь Армия отряды "Алга, яшь армиячеләр!" Республика хәрби-спорт уенында катнашты

2019 елның 15 сентябре, якшәмбе

Базарлы Матак урта мәктәбенең Яшь Армия отряды "Алга, яшь армиячеләр!" Республика хәрби-спорт уенында катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча отряд "Теория" конкурсында 3 нче урынны, күп төрле спорт ярышлары буенча 2 нче урынны алды. 60 метрга йөгерү буенча шәхси зачетта 1 нче урынны отряд командиры Садыков Ильяс, 3 нче урынны-Буланкин Вячеслав, "граната ыргыту" буенча Сивенкова Юлия 2 нче урынны алды!!! Кадет мәктәпләре катнашкан барлык командалар арасында безнең отряд 4 нче урынны алды! Афәрин!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International