Әлкилеләр Казан Агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсен үткәрүдә катнаштылар

2019 елның 15 сентябре, якшәмбе

Авылда җитештерелгән товарлар сатуның иң зур базары-башкаладагы агросәнәгать паркы. 2019 нчы елның 14 нче сентябрендә әлкилеләр башкала халкына авыл хуҗалыгы товарларының киң ассортиментын тәкъдим иттеләр - бу ит, кош түшкәләре, бал, сөт һәм сөт продуктлары, ашлык, дару үләннәре, яшелчә һәм җиләк-җимеш, эшләнмәләр, хуҗалык кирәк-яраклары. Шәһәр халкын кайнар коймак, чәй белән сыйладылар, ә район мәдәният йорты сәнгать осталары концерт белән сөендерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International