Базарлы Матак урта мәктәбендә "Сәламәтлек көне" узды. Бәйрәм актив ялга һәм балаларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүгә багышланган иде. Укучылар кызыклы биюләр әзерләделәр, зур кызыксыну һәм энтузиазм белән төрле уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар. Барлык балалар һәм укытучылар да вакытны күңелле үткәрделәр! Без СЯР сайлыйбыз, сез безнең беләнме?