Иске Чаллы авыл китапханәсе хезмәткәрләре “Мәрхәмәтле жир анабыз" дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрде. Китапханәче балаларны табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карарга, чүп-чарны җыештырырга, кош ояларын туздырмаска чакырды. Чара ахырында рәсем конкурсы үткәрелде.