2019 елның 14 сентябрендә Садиково авылында яшәүче Зварич Григорий Сергеевич, олы яшьтәге гаилә яшәгән торак йорт яныннан узганда, чыккан төтенне күрә һәм автоном янгын белдерүчесенең хәбәр итү тавышын ишетә. Йорт эчендәге хуҗалар автоном янгын белдерүчесенең хәбәр итү тавышын ишеттсәләр дә олы яшьтә булулары һәм сәламәтлекләре торышы белән бәйле рәвештә, үзләре генә янган йорттан чыга алмыйлар. Янгынга каршы хезмәтләрнең килүен көтмичә,Григорий янган йортка керә һәм урамга чыгарга тырышкан хуҗабикәне күреп ала. Ул аңа чыгарга ярдәм итә, ә аннары кире әйләнеп кереп, ятакта яткан һәм үзе йөри алмаган ирне күтәреп алып чыга. Аннары ул янган йорттан милек хуҗаларының кыйммәтле әйберләрен һәм документларын алып чыга. Григорий сүзләренә караганда, янгын йорт верандасыннан башланган. Йортта көчле төтенләү була.