Районда халыкка гриппка каршы вакцинация ясау буенча актив эш алып барыла.

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

2019 нчы елның 17 нче сентябренә Базарлы Матак РҮХдә олыларны һәм балаларны вакцинацияләү өчен 5439 доза Совигрипп вакцинасы алынды.

Районда халыкка гриппка каршы вакцинация ясау буенча актив эш алып барыла. Бүгенге көндә 2779 кешегә прививка ясалган. Шуларның 1860ы-өлкәннәр, 6 айдан 6 яшькә кадәр 884 бала, йөкле хатыннар-35 кеше. Прививка ясарга теләүчеләр яшәү урыны буенча үз участок табибына, авылларда үз фельдшерларына мөрәҗәгать итә алалар.

Якын арада мәктәп укучылары өчен вакцина кайтуын көтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International