Юбиляр Галямова Ф.Ш. 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Әлки районында яшәүче Галәмова Фәрдия Шәфыйк кызына 90 яшь тулды. Аны котларга район башлыгы урынбасары Р.А. Билалов,район ветераннар җәмгыяте рәисе Р. А. Хәлиуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе А. И. Хәмитов, Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы И. А. Мамбетова килделәр. Район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин һәм район башлыгы А. Ф. Никошинның котлау хатларын, шулай ук авыл җирлеге исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар Әбигә нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International