Бүген Татарстан Республикасы авыл җирлекләре башкарма комитетлары (Советлары) биналарын капиталь ремонтлау һәм төзү программасы буенча төзелгән Ташбилге авыл җирлеге Советы бинасын ачу тантанасы булды. Ачылу тантанасында Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Федорович Никошин, Ташбилге авыл җирлеге башлыгы Рәмзил Фәргать улы Әхмәдиев һәм авыл халкы катнашты. Ачылу тантанасыннан соң тантанада катнашучылар яңа бинада булдылар, бизәкләү эшләренә һәм кабинетларның уңайлылыгына сокландылар. Кунаклар подрядчы оешманың башкарылган эшләрен югары бәяләделәр һәм Ташбилге авыл җирлеге башлыгына уңай үзгәрешләр өчен нәтиҗәле эш теләделәр, комитет бинасы халыкка хезмәт итәчәгенә – авылда беренчел бурычларны хәл итү өчен аралашу һәм очрашулар үзәге булачагына ышаныч белдерделәр.