Арча районының Кырлай авылында «Республика атлар көне» узды, анда Түбән Әлкидән эшмәкәр Марат Гобәйдуллин юртагы беренче урынны алды. Бу бәйрәмдә безнең районнан ике чабышкы катнашты. «Авыл егете» номинациясендә Марат Гобәйдуллин атында Иске Әнҗерәдән Олег Синкин көч сынашты. Түбән Әлкидән Мозаффар Ишморатовның Кавалер кушаматлы аты алтынчы булып килде. Аның белән Салават Исхаков идарә итте