Әлкилеләр җәйге авыл спорт уеннарында сынатмадылар

2019 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Безнең район командасы Актанышта узган «Авыл яшьләре» җәйге спорт уеннарында уңышлы чыгыш ясады.  Узган атнада узган республика ярышларында бездән 22 кеше катнашты. Спорт ярышлары белән беррәттән трактор йөртү, саву аппаратын җыю һәм сүтү буенча конкурслар оештырылды. Йөгерү, өстәл теннисы, бадминтон ярышларында да сынатмадык. Тренер Илдар Әхмәров җитәкчелегщн  дүрт спортчы милли көрәштә катнашты. 100 килограммнан артык авырлыкта Руслан Нуртдинов икенче булды. 43 район командасы арасында әлкилеләр 19 нчы урынга лаек булдылар. Беренче урында – сабалылар, икенчедә – Мамадыш, өченчедә – Актаныш районы командалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International