Районыбызда илебезнең төрле төбәкләренә таралышып яшәсәләр дә үз туган ягына йөрәкләрендә горурлык һәм мәхәббәт хисләре саклаган, аның белән бергә яшәгән кызлары һәм уллары җыелды. Әлки якташлар җәмгыяте беренче тапкыр гына очрашмаса да, соңгысы аеруча күп кеше катнашында зур активлык белән узды. Очрашуга 250 дән артык якташ килде. Аларга бик зур хөрмәт, кунакчыллык күрсәтелде.
Район мәдәният йорты фоесында халык һөнәрчелеге, балалар иҗат йорты тәрбияләнүчеләренең эшләнмәләре, авыл хуҗалыгы продукциясе, җирле товар җитештерүчеләр күргәзмәсе оештырылды.
Әйтергә кирәк, соңгы елларда республикада якташлар эшчәнлеге сизелерлек җанланды. Алар район тормышында актив катнашалар, яшь буынны тәрбияләүдә зур роль уйныйлар, республика җитәкчелеге дә бу эшне битараф калдырмады. Татарстан Муниципаль берәмлекләре Ассоциациясе каршында якташлыкларның Координация советы төзелде. Республикада иң яхшы, иң актив якташларны ачыклау буенча конкурслар үткәрү матур традициягә әйләнде.
Очрашуда катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән район башлыгы Александр Никошин чыгыш ясады. Ул якташлары белән элемтәләрне ныгыту һәм киңәйтү өчен ниләр эшләнүе турында сөйләде. Ул үз чыгышында районның социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешендә әлкиле - якташларның роленә басым ясады.