Юл хәрәкәтенең реаль шартларында тизлекне арттыру зур җиңүгә китермәвен, кызганычка каршы бик күп машина йөртүчеләр белмиләр шул. Әйтик, шәһәр маршрутын (сәгатенә 80 км тизлек белән) узып, сәгатенә 60 км тизлек белән баручы машина йөртүчедән бары тик 2 минут кына отачак. Беркайчан да сәфәр вакытында вакытны тизлекне арттырып киметергә тырышмагыз! Соңыннан калган гомер буе үкенер өчен бер мизгел дә җитә.
Рөхсәт ителгән тизлек белән хәрәкәт иткәндә, сез килеп туган юл ситуациясен һәрвакыт дөрес бәяли аласыз һәм куркыныч туганда юл-транспорт һәлакәтеннән котылырга мөмкин. Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Үзегезнең һәм юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләрнең дә гомерләрен саклап калыгыз!