Бәйрәмгә әзерлек башланды инде: өлкәннәр исемлеге аныклана, концерт программалары төзелә. Оешма-учреждениеләр коллективлары үз ветераннарын кунакка чакырырга, бүләкләр белән сөендерергә җыена. Яшьләр һәм мәктәп укучылары "Игелек кыл!» акциясендә катнашып өй эшләрендә әбиләргә, бабайларга булышырлар.
Бәйрәм 10 көнендә төрле чаралар үткәрелер дип көтелә. Мәсәлән, 2 нче октябрьдә район мәдәният йортында концерт булачак, 3 нче октябрьдә Социаль яклау органнары һәм район хакимияте белгечләре белән турыдан-туры элемтә уздыру планлаштырыла, 4 нче октябрьгә өлкәннәр Спартакиадасын үткәрү күздә тотыла, 5 нче октябрьдә район үзәгендә зур ярминкә оештырыла. Иң мөһиме - беркем дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел.