ДӨНЬЯНЫ ҮЗГӘРТЕРГӘ ВАКЫТ ҖИТТЕ!

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

2019 елның 23 сентябрендә «SOTKA: 100-көнлек воркаут» (көз-2019) түләүсез белем бирү-күнегүләр программасының чираттагысы башланачак. Соңгы берничә ел эчендә әлеге программада дөньяның 61 илендә 1274 шәһәреннән 250 меңнән артык кеше катнашты. Программада катнашу өчен 16 сентябрьдән программа сайтында язылырга мөмкин.

SOTKA: 100 көнлек воркаут-ул  тренировкаларын башлаучылар яки озак тәнәфестән соң занятиеләргә әйләнеп кайтучылар өчен программа. Без биология, химия һәм физика буенча мәктәп дәреслекләреннән башлап, чит ил фәнни журналларының иң яңа басмаларыннан 1000 нән артык чыганагыннан мәгълүмат җыйдык. 100 көнлек белем бирү курсын эшкәрттек, структуралаштырдык һәм тәкъдим иттек. Катнашучыларга - бу белемнәрне кулланырга гына кирәк.

Кайберәүләр без конвейерны уйлап таптык дип уйлый, чөнки ахырына кадәр барып җиткән кешеләрнең нәтиҗәсе бер үк төрле - матур тән, көч күрсәткечләре һәм тирә-юньдәгеләрдән Комплиментлар шквалы! Егетләр кызларда чын-чынлап кызыксыну уята башлый. Кызларга кызыклы  егетләр  игътибарын юнәлтә. Безнең катнашучылар әйләнә-тирәнең  гел  иң яхшысын гына күрә башлыйлар. Тормыш рәвешен һәм фикерләүләре  үзгәрә.

Һәм бу эшли башлый. Бу  гади тренировкаларга караганда әйбәтрәк. Бу тормыш стиле, фикерләү ысулы, чын фәлсәфә. Шуңа күрә безнең сафлар елдан-ел арта бара. Һәр яңа уңыш дистәләгән яңа катнашучы китерә.

Программаның нигезен көндәлек инфо-постлар тәшкил итә, аларда яңа уенчыларга кирәкле мәгълүмат һәм иң еш яңгырый торган сорауларга җавап бирелә. Моңа өстәмә рәвештә катнашучылар тартылу, этелү, чүгәләү кебек күнегүләрдән торган зур булмаган күнегүләр комплексларын башкара Программаның үзенчәлеге- җенесе, яше, физик әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, һәр кеше шөгыльләнә ала.

2019 елда программаны оештыручылар SOTKA (100 көнлек воркаут) белем бирү программасының инглиз телендәге версиясен башлап җибәргәннәр. Шуңа күрә хәзер Россия AppStore дан тыш, ул башка 30 илдә дә (Канада, Бөекбритания, Германия, Франция, Италия һәм Испанияне дә кертеп) бар. АКШ, Кытай һәм Австралиядән катнашучылар теркәлгән дә инде

Программаның рәсми сайты – http://100.workout.su

WorkOut (воркаут) – ул күнегүләргә уникаль якын килүне, шәхеснең күпкырлы үсешенә һәм социаль активлыкны берләштерә торган урам субкультурасы. Шәһәр урамнары фитнесы,  ничек кенә атасаң да, бик яхшы карар, бу- фитнес һәм  клубларга бару өчен артык акчасы һәм вакыты юк, ә  һәрвакыт формада булырга теләүчеләр өчен! Үз-үзеңне үзгәртергә һәм гәүдәңне тәртипкә китерер өчен абонемент алып бернинди  фитнес клубына, инструктор белән  шөгыльләнергә тренажер залына йөрергә дә кирәк түгел. Мөстәкыйль рәвештә туклануны җайга салырга һәм урамда даими рәвештә шөгыльләнә башларга гына  кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International