Чара Өлкәннәр көненә багышланачак һәм бөтен республика буенча узачак. Әлкилеләрнең гозерләрен һәм мөрәҗәгатен белгечләр "Бердәм Россия" партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә: Базарлы Матак авылы, Крайнов ур., 58. 8.00 сәгатьтән 9.30 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итүчеләрне Пенсия фонды белгече Рәис Галләмов, 9.30 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр-суд приставы Ольга Самарина, 11.00 сәгатьтән 12.30 сәгатькә кадәр-нотариус Лилия Казанбаева, 12.30 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр-БТИ район бүлекчәсе җитәкчесе Василий Искаков, 14.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр адвокат Шамил Хәйруллин кабул итәчәк. Алдан язылу өчен телефоннар: 21-6-99; 89278002939.