Әлки муниципаль районында үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләүне бозучыларны ачыклау буенча профилактик чаралар үткәрелә. Теркәлү документлары, тиешле категориядәге рөхсәт таныклыклары, техник карау узу турындагы таныклыклары, аптечкалары булуга, яктырту приборлары, тавыш сигналының төзеклегенә аерым игътибар бирелә. Шулай ук механизаторлар һәм предприятие җитәкчеләре белән әңгәмәләр үткәрелә, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре өстәмә рәвештә аңлатыла. Профилактик чаралар үткәрү вакытында 12 үзйөрешле машина тикшерелде, Административ хокук бозулар турында 9.3 КоАП буенча тракторчылар машинистларына административ хокук бозу турында ике беркетмә төзелде, җитешсезлекләрне бетерү турында җитәкчегә бер күрсәтмә бирелде (техник карау узу турында таныклык булмау).