Чуаш Кичүе мәктәбе, экологик белем бирү үзәге буларак, Әлки урманчылыгы белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Менә "Әлкилес” белгече Желтухина Л.Д. “Татарстан урманнары” түгәрәгенә йөрүче балалар белән очрашты. Людмила Дмитриевна укучыларга «Урманда ориентация» дигән мастер – класс күрсәтте, шулай ук укучыларның 5 октябрьдә, Урман утырту көнендә, актив катнашуларын теләде.