Татарстан Республикасының Яңа Чишмә муниципаль районында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 12 районыннан 70тән артык уенчы катнашты. Әлки районы данын спорт һәм яшьләр сәясәте бүлегенең баш белгече Гөлүсә Хәйруллина, гомуми бүлек начальнигы Лариса Кирсанова, мәгълүматлаштыру һәм элемтә бүлеге җитәкчесе Зилә Сафина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре бүлегенең баш белгече Татьяна Сивенкова, архив бүлегенең баш белгече Лилия Җәләлетдинова яклады. Безнең муниципаль хезмәткәрләр өченче урынны яуладылар