Мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгы урынына (СНИЛС), аларны бирү туктатылган, аңа шундый ук электрон документ кертелгән. 2019 елда паспорт, пенсия һәм иминият таныклыклары буенча мәгълүматлар үтәли идентификаторга тоташтырылачак.
Яңа документка кәгазь полистагы мәгълүматлар җыелмасы да керә. Аны Пенсия фонды яки дәүләт хезмәтләре сайтында, шулай ук территориаль Пенсия фонды идарәсендә яки КФҮтә шәхси кабинет аша алырга мөмкин, дип хәбәр итә “Мәскәү кайтавазы".
Элек бирелгән кәгазь СНИЛС үз көчләрен саклый, һәм аларны алмашу таләп ителми. Россиядә пенсия иминиятенең кәгазь таныклыкларын бирү апрель аенда туктатылды. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне алу өчен счет номеры язылган белешмә генә кирәк.