Республикада “Иҗат коррупциягә каршы" иҗади эшләр конкурсы

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

2019 нчы елның 30 нчы сентябре, дүшәмбе.

"2015 – 2022 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру" дәүләт программасы нигезендә республикада Татарстан Республикасының башлангыч, һөнәри һәм югары белем бирү оешмалары укучыларын һәм башка кызыксынган затларны (берләшмәләрне) коррупциягә каршы юнәлештәге иң яхшы иҗади материаллар базасын эшләүгә һәм булдыруга җәлеп итүгә, коррупциягә каршы тематикага юнәлдерелгән «Коррупциягә каршы иҗат» дип аталган иҗади эшләр конкурсы үткәрелә.

Гариза бирү кампаниясен үткәрү вакыты: 01.10.2019-15.11.2019

Конкурсның төп темалары булып торалар:

• "Коррупция нәтиҗәләре»

• "Коррупция-минем өчен ул»

• "Тормышның төрле өлкәләрендә коррупция»

• "Коррупциядән азат булган, киләчәк төзим»

• "Минем гадел сессиям»

• Ирекле тема

 

Конкурс түбәндәге төп номинацияләр буенча үткәрелә:

 

• "Иң яхшы видеоэш" (интервью, репортаж, видеоклип, видео тикшерү һәм башкалар)

• "Иң яхшы график эш" (фотографияләр, комикслар, стикерлар, буклетлар һәм башкалар)

• "Иң яхшы текст эше".

Конкурсны оештыручыларның контакт адреслары:

 

“Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе" региональ иҗтимагый оешмасы.

 

Адрес: ТР, Казан шәһәре, Фатыйх Кәрим ур., 20 йорт, офис 4.

E-mail: corruptionstop@bk.ru

Конкурсның координаторы Лапенкова Алена, тел.+79047654208.

Конкурсның администраторы Фәттахова Әдилә, тел.+79874034928.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International