Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан иң ихлас котлауларны кабул итегез. Күңел җылысы, ихтирам һәм ярату хисләре белән сугарылган бу бәйрәм – буыннар бердәмлеге, чорлар бәйләнеше символы.
Кадерле өлкәннәребез! Сез үзегезнең бөтен гомерегезне Туган ил, туган районыбыз хакына намуслы хезмәт итүгә багышлаган фидакарьләр. Бөек Ватан сугышы, аннан соң илебезнең халык хуҗалыгын торгызу чоры авырлыкларын үз җилкәгездә күтәргән буын – сез кыюлык, ныклык, әхлаклылык үрнәге. Сез бүген дә җәмгыять тормышыннан читләшмисез: бай тормыш һәм хезмәт тәҗрибәгезне, белемнәрегезне яшьләр белән юмарт уртаклашасыз, үз үрнәгегез белән аларда ватанпәрвәрлек, эшсөярлек тәрбиялисез. Без сезнең алда олы бурычлы һәм рәхмәтле. Сезне беркайчан да кайгыртусыз, ярдәмсез калдырмабыз.
Бу бәйрәм көнендә бәяләп бетергесез хезмәтегез, рух көчегез, районыбызга карата эчкерсез мәхәббәтегез өчен рәхмәт һәм чиксез хөрмәт сүзләрен кабул итегез. Һәркайсыгызга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле озын гомер телибез. Янәшәгездә һәрчак сезне яратучы һәм кайгыртучы балаларыгыз, оныкларыгыз һәм дусларыгыз булсын. Озын гомер сезгә. Бәйрәм белән!