Базарлы Матак урта мәктәбенең тимурчылар отрядлары "Игелек кыл" акциясенә кушылды. Алар шефлыкка алынган ветераннар янында булдылар, аларны Өлкәннәр көне белән котладылар, хуҗалык эшләрендә булыштылар, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар.